Пенсиягә чыгу яшенә җитүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, 1 нче августта мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән машина төзелеше заводы АО "КМПО" филиалы хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Чарада 23 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендәге гражданнар да бар иде. Гражданнарга пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсия яшенә җитүче гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.