1нче августта Әгерҗе районының “Наз“ приютында парламент сәгате 12-16 яшьлекләр өчен оештырылды.
Тәрбияче Лидия Ефимова Дәүләт Советына сайлаулар узачагын билгеләп узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, депутатлар, аларның нинди мәсьәләләрне хәл итүе һәм нәрсә белән шөгыльләнүен бәян итте.
Тәрбияләнүчеләргә тагын бер кат үз иленең гражданины булулары турында искәртте. Илдә барган вакыйгаларда һәм сайлауларда катнашуга битараф булмаган кешеләр республика һәм ил Президентына 18 яшьтән башлап сайлауда катнашуларын аңлатты. Балалар тавыш бирү процедурасы турында белешмә алдылар.
Парламент сәгатендә 8 бала катнашты.