"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр эшләре Спас ярминкәсен бизи

2019 елның 2 августы, җомга

Менә инде берничә ел дәвамында Алабуга шәһәрендә уза торган Бөтенроссия Спас ярминкәсе иҗат бәйрәме булып тора.

Россиядә традицион халык һөнәрләрен саклау һәм җәелдерү җәһәтеннән  Минзәләнең  "Умырзая"  физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге "Һөнәрчеләр шәһәре" күргәзмәсендә декоратив-гамәли эшләре белән катнашты. Ярминкәдә текстиль техникасында башкарылган эшләр, картиналар, чәч бизәү әйберләре, агач эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Катнашучылар сүзләренә караганда, мондый чаралар педагоглар һәм балаларны иҗатка тарта, үз-үзләренә карата ышанычны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International