"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр үз осталыкларын столяр остаханәсендә чарлый

2019 елның 2 августы, җомга

Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләргә үз сәләтләрен тормышка ашыру, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнә, һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба.

Шушы көннәрдә приютта һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан ата-аналар һәм балалар өчен дәрес узды.

Тәрбияче Рафаэль Нуриев балалар белән агач эшкәртү остаханәсендә практик дәрес үткәрде. Күптән түгел приютка килгән балалар агач эшләре белән бик теләп шөгыльләнә, төрле агач эшләнмәләре ясарга ярата. Чарада ата-аналар да катнашты, алар үз балаларының уңышлары белән кызыксына һәм горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International