«Тәтеш балкышы” үзәге хезмәткәрләре балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
Тәтеш районының аз тәмин ителгән гаиләләренә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында хәйрия ярдәме күрсәтү эшенә зур игътибар бирелә. Әлеге акциядә “Тәтеш балкышы” халыкка социаль ярдәм үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге белгечләре аеруча актив катнаша.  
Спонсорлар һәм изге йөрәкле кешеләрнең ярдәме белән алар тарафыннан җыелган ярдәмне инде 38 гаилә кабул итеп алган. Гаиләләргә әлеге акция кысаларында азык-төлек, мәктәп кирәк-яраклары һәм кием-салым   тапшырылган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International