Алабугада чираттагы “Тормыш семьфониясе” башланды

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
Алабуга волонтерлары “Тормыш семьфониясе” дип исемләнгән хәйрия проектын башлап җибәрделәр. Иң беренче акция кысаларында алар көчле авыруга дучар булган Илдар Гәләветдиновка булышачаклар.
Аңа 14 яшь, Алабугада туган. Илдар инде 10 елдан артык эпилепсиянең сирәк төре белән авырый. Россия врачлары аңа дөрес диагноз куя да, дәвалый да алмаганнар. Әмма Бавариянең «Fochteroud» клиникасы табиблары (Германия) Илдарны дәаваларга алынырга әзер ди. Моның өчен алар 500 000 сум акча сорый. Малайның әти-әнисе 200 мең сум акча җыйган инде. Тик бу бик аз әле.
Алабуга ирекле хәрәкәте үзәге Илдарга ярдәм кулы сузарга булган. Алар моның өчен махсус “Тормыш семьфониясе” дип исемләнгән хәйрия проектын башлап җибәрделәр. Ял көнне шәһәрнең “Алабуга” сәүдә үзәге һәм үзәк базары тирәсендәге мәйданда 10 яшүсмер Илдарга акчалата ярдәм җыю белән шөгыльләнде. Әйтергә кирәк, халык бу баланың олы бәласен аңлап, бик теләп ярдәм кулы сузды. Ирекле хәрәкәтчеләр 8600 сум акча җыеп, Илдарга тапшырдылар.
Тик бу әле аларның соңгы ярдәме түгел. Яшьләр бу гаиләгә документлар тутырырга, туристик агенство, хәйрия фондлары белән сөйләшүләр алып барырга дә булышачаклар. Беренче нәтиҗәләр бар инде. Мисалга, “Алабуга пластик тәрәзәләре” дип исемләнгән фирма Илдарның чит илдә дәвалануына 15 мең сум акча тапшырган. Волонтерлар үзләре исә киләсе ялда “Эссен” гипермаркетына Илдарга ярдәм сорарга чыгарга җыеналар.  
Илдарның дәвалануы өчен акча җыю хакында тулырак мәгълүматны «ВКонтакте» социаль челтәрендә vk.com/feed#/topic-42428555_27014056 сылтамасы буенча узып, табарга була. Шунда ук акча күчерү өчен исәп-хисап счетының банк реквизитлары да урнаштырылган.
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International