Узган атнада Татарстанның предприятиеләрендә үлем белән тәмамланган 2 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 25 нче августтан 31 нә чаклы мондый 2 аянычлы очрак теркәлгән. Һәм икесендә дә хезмәткәрләрнең үлеменә китергән.
26 август көнне Әлмәттә үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән. «МехСервис-НПО»   ҖЧҖ хезмәткәре торбаүткәргеч линиясендәге станок-качалка биеклегеннән егылып һәлак булган.
28 нче августта исә “Юллар төзү һәм төзекләндерү” ЯАҖ дә эшләүче  26 яшьлек йөк төяүче машина йөртүчесе бәхетсезлек корбаны булган. Йөк төяче кабинасында вакытта, ук хәрәкәте белән кабина ябыла башлый һәм шоферны утыргыч белән кабина каркасы арасына кысып үтерә.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
Хезмәт куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә бәхетсезлек очракларын киметергә мөмкин. Мультипликацион ролик рәвешендә тәкъдим ителгән “Җитештерүдә тормышны саклап калу кагыйдәләрен” әлеге сылтама аша карарга була:  http://youtu.be/tT2f8EaPPOI
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International