Яр Чаллы мәшгульлек үзәге - "Эш белән тәэмин итү хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру" илкүләм милли проект кысаларында сынау проектын башкаручы

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проектын тормышка ашыруда катнаша.

Федераль проектны гамәлгә ашыру максатларында республикада "Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру" төбәк проекты расланды.

2019 елда чараны гамәлгә ашыруга 39 473,7 мең сум күләмендә финанс чаралары каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары - 37 500,0 мең сум (финанслашу дәрәҗәсе -95 %), Татарстан Республикасы бюджеты акчалары – 1 973,7 мең сум.

2019 елда мәшгульлек үзәкләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы пилот проектын Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гамәлгә ашыручы итеп билгеләнде.

Бүген Яр Чаллы мәшгульлек үзәгендә куелган бурычларны хәл итү өчен эш урыннары ярминкәсе узды:

- бинаны агымдагы ремонтлау өчен проект-смета документлары расланды, сатып алулар планына бинаның агымдагы ремонтына электрон аукцион үткәрү кертелде;

- җиһазлар сатып алуга гариза килешенде һәм ТР сатып алулар буенча дәүләт комитетының үзәкләштерелгән сатып алуны үткәрү өчен җибәрелде;

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча хезмәтләр күрсәтүгә электрон формада ачык конкурслар игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International