Балтач районы Чутай авылында юбилярны котладылар

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Балтач районы Чутай авылында гомер итүче Салихҗанова Мәймүнә Салихҗан кызына 24 июль көнне 95 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Гафиятуллина, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президент Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International