24 июль көнне Минзәләдә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" олы буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм тормышка ашыру уңаеннан түгәрәк өстәл узды.
Чарада социаль яклау бүлеге башлыгы Т. Мясникова, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Н. Елхова һ.б. катнашты.
Утырыш барышында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район үзәк хастаханәсенә китерүне тәэмин итүдә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән аерым социаль әһәмиятле булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру турында фикер алыштылар.