Бөгелмәдә урнашкан “Ялкын” социаль приютында беренче сыйныф укучылары бәйрәме узды

2012 елның 31 августы, җомга
Бу елда приютта тәрбияләнүче ике бала беренче сыйныфка барачак. Карина һәм Женя  укытучылардан гына түгел, өлкән дусларыннан да изге теләкләр кабул итеп алдылар. Иң мөһиме – приютта яшәүче балаларга барлык шәһәр халкы ярдәмгә килде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясе кысаларында “Вамин” ширкәтенең Бөгелмә филиалы, шэхси эшмәкәрләр Шәрифуллин, Л.Фәтхетдиновалар хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Ә Бөгелмә механик заводы исә приюттагы сыйныф бүлмәсендә тәзекләндерү эшләре хакында кайгыртып, бүлмәне яңа уку елына әзер итеп бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International