Менделеевск тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә яңарышлар

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Демография" милли проекты уңаеннан тормышка ашырыла торган "Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе" технологиясе буенча эшен дәвам итә.

Әлеге технология социаль хәлне һәм тормыш сыйфатын яхшырту, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны тернәкләндерү өчен шартлар тудыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарны караучыга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Чираттагы дәрестә, теоретик өлештән соң, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дәресләрдә катнашучылар өчен релаксация сәгате үткәрделәр (5 кеше). Психологик бушану виртуаль чынбарлыкның 3D-очколарын кулланып үткәрелде.

Аннан соң "Тәрбия мәктәбе" укучылары өчен Татарстан Республикасының тарихи урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырылды.

Катнашучылар бик канәгать калды, чөнки файдалы белемнәр генә алып калмадылар, вакытны кызыклы итеп үткәрә дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International