300 дән артык кеше Вахитов районында узган вакансияләр ярминкәсенә килде

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 нче июль көнне Казанның Вахитов районы мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Казанлыларга Вахитов районының җиде предприятиесе һәм оешмасы үз вакансияләрен тәкъдим итте: "Метроэлектротранс" МУП, "Сәүдә агентлыгы" ҖЧҖ, "Электроприбор" Казан заводы" ААҖ, "Казан төгәл машина төзелеше заводы" ФКП, "Водоканал" МУП, "Коммуникация эксперты" ҖЧҖ, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Эш эзләүчеләргә 707 вакансия тәкъдим иттелде.

Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 319 кеше килде. Вакантлы эш урыннарына 34 казанлы юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International