Иртәгә, 26 июлендә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә Ижевск шәһәре эш бирүчесе һәм Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән муниципаль районы эш эзләүчеләре арасында видеоәңгәмә узачак.
Видеоәңгәмә SKYPE системасы аша “Яңа консалтинг үзәге” шәхси мәшгульлек агентлыгы” ярдәмендә үткәреләчәк. Эш бирүче тарафыннан ит продуктларын капларга төрүче (укладчик) вакансиясе тәкъдим ителгән.
Әңгәмә барышында эш бирүче вәкиле эш һәм тору шартлары, хезмәт хакы күләме һәм эш графигы хакында мәгълүмат бирәчәк.
Кызыксынучы барлык гражданнарны Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт, 28 нче бүлмә адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә көтәләр. Чара сәг.11.00 башлана.
Видеоәңгәмәдә катнашу бушлай.
Белешмәләр өчен телефон 8 (84371) 5-54-02.