Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән тернәкләндерү эшенең иң яхшы социаль программаларын ачыклау һәм тарату максатыннан "Алтын көз" конкурсы игълан ителде.
Конкурсның бурычлары:
- дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән үткәрелә торган тернәкләндерү эшенең иң яхшы социаль программаларын тарату;
- инновацион технологияләр һәм эш методикаларын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен мотивацион мохит формалаштыру.
"Алтын көз" конкурсында картлар һәм инвалидлар интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар катнаша ала. Учреждениеләр тернәкләндерү эшен оештыру буенча (1дән дә ким булмаган һәм 3тән дә артык булмаган программа) социаль программаларны конкурска тәкъдим итә.
Социаль программалар конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. "Рухлануның яше юк" (мәдәни-ял итү эшчәнлеге буенча иң яхшы социаль программа).
2. "Сәламәт яшәү рәвеше-озын гомерлелек нигезе" (актив һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү буенча иң яхшы социаль программа).
3. "Буыннар диалогы" (волонтерлык эшчәнлегендә катнашу һәм оештыру буенча иң яхшы социаль программа).
4. "Өлкән буын өчен заманча мөмкинлекләр" (социаль-педагогик тернәкләндерү буенча иң яхшы социаль программа).
Гаризалар 2019 елның 22 июленнән 9 августына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр агымдагы елның сентябрендә ясалачак.
Учреждение җитәкчеләре тарафыннан имзаланган гаризалар почта аша яки Интернет челтәре аша конкурс комиссиясенә түбәндәге адрес буенча: 420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт; тел./факс: (843) 236-48-50; e-mail: rrc.org@bk.ru "Алтын көз" республика конкурсы" тамгасы белән җибәрелә.
Конкурс турында Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин >>.