"Кояшкай" да спортка мәхәббәт тәрбияләнә

2019 елның 19 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү  үзәге карамагындагы балалар спорт эстафеталарының нәрсә икәнен яхшы белә.  Мондый чараларны Үзәк педагоглары даими рәвештә үткәрә.

Алар балалар өчен кызыклы уен формасында уза. Шулай итеп, 18нче июльдә балалар, үзләренең чикләүләренә карамастан, шат күңел белән тизлектә, җитезлектә ярыштылар. Чарада 22 бала катнашты. Җиңүгә омтылыш һәм җиңү, аларга беренче булу теләген "күңелле разминка" бирде. Соңыннан балалар ике командага бүленеп ярыш шартларын тыңладылар. Балалар игътибар   һәм кызыксыну белән аларны тыңлап, ярышларны башлады. Эстафеталарда балалар бик теләп һәм азарт белән көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International