"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне лаборант-эколог һөнәре белән таныштырдылар

2019 елның 19 июле, җомга

17 нче июль көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә лаборант-эколог һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Дәрестә 20 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Дәреснең максаты - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, балаларның танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыгын, күзәтүчәнлеген үстерү.

Дәрес барышында балалар лаборант-эколог һөнәренең кирәклеге һәм эш үзенчәлекләре, кандидатка карата нинди таләпләр барын һәм аның эшчәнлек шартлары турында белемнәрен арттырдылар. Шулай ук бу профессиягә ия булу өчен кирәкле белем алырга мөмкинлеген белделәр, тәҗрибә эшчәнлегендә катнаштылар. Дәрес ахырында шәкертләр өй шартларында тәҗрибә белешмәлекләрен алды, балалар бу тәҗрибәләрне ата-аналары белән өйдә башкара алачак.

Дәрес барлык катнашучыларда зур канәгатьләнү уятты, балаларның лаборант-эколог һөнәренә карата да, экспериментлауга да зур кызыксыну арттырды.

Реабилитация үзәге белгечләре тәрбияләнүчеләрнең  киләчәк һөнәр һәм хезмәт юлын  аңлы рәвештә сайлау өчен зур һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International