Югары Ослан районында яшәүче ике хатын-кыз "Аеклык ноктасы " программасы кысаларында дәвалана

2019 елның 19 июле, җомга

“Аеклык ноктасы” - эчкечелек бәйлелегенә каршы көрәшкә юнәлдерелгән дәүләт программасы.  Ул өлкән яшьтәге кешеләрдә эчкечелек бәйлелеген  җиңүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан муниципаль районында проектта катнашу өчен 2 кандидат сайлап алынды, бу - социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге ата-аналар.

Бүгенге көндә хатын-кызлар Казан шәһәренең наркология диспансерында фармакотерапия һәм психотерапия ысулларын кулланып дәваланалар. Проектта катнашучылар табиб-нарколог һәм психиатр консультацияләре, психологик ярдәм алалар.

Югары Ослан районының “Өмет утравы” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре психоактив матдәләр кулланудан тыелып ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектта катнашучылар белән эш алып бара, аларга социаль-хокукый һәм социаль-педагогик ярдәм күрсәтелә.

Гомумән алганда, программа чаралары исерткеч эчемлекләр кулланучы ата-аналардан озак вакытлы ремиссия формалаштыруга, әти-әниләрдән мәхрүм ителүне булдырмый калуга һәм гаиләне саклап калу юлы белән балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International