Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер классында Россиядә июль аендагы сугыш тарихы истәлекләре турында мастер-класс оештырды.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларда патриотик рух тәрбияләү, Россиянең сугыш данын популяштыру һәм график редакциясе Paintта иҗади күнекмәләрен ныгыту.
Чара барышында катнашучылар белгеч тарафыннан видео-роликларга бирелгән аңлатма язулар буенча истәлекле даталарның июль аенда Россиядәдәге сугыш тарихы белән таныштылар һәм үзләре дә Paint программасында рәсем иҗат иттеләр.
Социаль хезмәт алучы өлкәннәр чара барышында сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны ничек кичерүләре турында үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Якты,тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 5 кеше катнашты.