Буа муниципаль райондагы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр белән эшләүдә нәтиҗәле формалар куллана. Шуларның берсе "Хәтирәләр терапиясе" ысулы.
Хатирәләрне барлау нәтиҗәсендә өлкән буында картаюга карата толерантлы мөнәсәбәт формалаша һәм тормыш активлыгына мотивация үсә. Әлеге ысул белән барлыгы 35 кеше шөгыльләнә.