Татарстанда инвалидлыгы булган 88 мең кешенең 27 меңе эшкә урнаштырылган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта республикада эшкә яраклы яшьтәге, әмма инвалидлыгы булган 88 мең кешенең 27 меңе эшли. Бу шактый югары процент — 33,5% эшкә урнаштырылган. Россия Федерациясе субъекты өчен бу алдынгы урын. Республикада ел саен 10 меңгә якын инвалид кеше эшкә урнаша. Мәшгульлек хезмәтләре ярдәме белән якынча 3-3,5 мең кеше урнаштырыла", - дип билгеләп үтте Хезмәт министры.
Эльмира Зарипова шулай ук 2016 елдан башлап, Россия Федерациясе Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча Совет тарафыннан тиешле бурычлар куелгач, республикада мөмкинлекләре чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү буенча системалы эш башланганын да искәртте. Шул вакыттан башлап норматив оештыру базасы булдырылды.
Бүген республикада инвалид кешеләрне кабул итәргә һәм аларга һөнәри белем бирергә әзер булган 35 белем бирү оешмасы бар. Инвалидлыгы булган һәр кешегә дүрт вакансия туры килә.
Фото чыганагы: Рамил Гали ("Татар-информ" МА)