Яшел Үзәннең “Ышаныч” тернәкләндерү үзәге яшүсмерләре һөнәрләр белән таныша

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Өлкәннәрнең һөнәри эшчәнлекләре турында күзаллау формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында Яшел Үзән “Ышаныч” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре арасында “Һөнәргә юл” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш дәресе уздырылды.

Мәшгульлек үзәге белгече яшүсмерләр белән эшче һөнәрләр дөньясы турында әңгәмә уздырды, аларны “хезмәт базары” төшенчәсе белән таныштырды. Фикер алышу барышында балалар теге яки бу һөнәрдә нинди сыйфатлар, белемнәр һәм күнекмәләр мөһим, нинди медицина каршылыклары бар икәнен белделәр.

Тәрбияләнүчеләр бик рәхәтләнеп чарада катнашты, очрашу вакытында күп сорау бирделәр. Һәркем һөнәр сайлау буенча һөнәри юнәлеш хезмәте киңәшләрен алды һәм дәрес ахырында һөнәргә үзенең юлын салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International