Биектау районында озак вакытлы карау системасын булдыру проекты тормышка ашырыла

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Биектау районында "Өмет" комплекслы үзәге бинасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру уңаеннан координацияләү, мониторинглау һәм тикшереп тору өчен ведомствоара эшче төркем киңәшмәсе узды.

Биектау районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Г.Р. Минаева катнашучыларны районда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект белән таныштырды, ике ведомствоның:  Биектау район үзәк хастахәнәсе һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бердәм булып эшләргә чакырды.

 "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Р. Г. Газизов "Шатлыклы картлык" хәйрия фонды тарафыннан оештырылган Мәскәү шәһәрендә белем алуы турында сөйләде. 

Биектау районының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Ф.Вәлиев өлкән яшьтәге гражданнарның исемлекләрен формалаштырганда авыл торак пунктларының ерак булуы исәпкә алынуын, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар кебек категория гражданнарны йөртүнең өстенлеге булуын хәбәр итте.

Киңәшмә барышында өлкәннәр өчен автотранспортның эшен тәэмин итү мәсьәләләре буенча, чыгу план-графиклары, шулай ук торак пунктларда һәм табиблык амбулаторияләрендә озата баручы затларны билгеләү буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International