Арча районы газ оешмасы, Арча районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бүлеге һәм "Мәрхәмәтлек үзәге" арасындагы өчъяклы килешү кысаларында ялгыз яшәүче олылар һәм күп балалы гаиләләргә йөрү дәвам итә.
Белгечләр ягулык сезоны башлану алдыннан социаль яклау таләп ителүче гаиләләрнең проблемаларын ачыклау, янгынга каршы таләпләр үтәлмәгән очракта булырга мөмкин аяныч нәтиҗәләрне кисәтү максатында Кәче, Сеҗе авыл җирлекләренә һәм Арча шәһәренә чыктылар.