Пенсиягә чыгу яшендә эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Чарада 36 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендәге гражданнар да катнашты. Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә чыгу яшендәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.