Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде. Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәренең якланмаган һәм аз керемле гражданнарына консультатив ярдәм күрсәтү.
Чарада төрле социаль төркем вәкилләреннән 7 кеше – аз керемле гражданнар: эшсезләр, инвалидлар, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр катнашты.
Бу көнне юлланган сораулар хезмәт хокукы мөнәсәбәтләренә, халыкны эш белән тәэмин итү законнарына кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә гражданнар квалификацияле консультация алды. Шулай ук югарыда күрсәтелгән гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.