"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә гаилә бәйрәменә әзерлек башланды

2019 елның 5 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча  белгеч Земфира Суфьянова гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган мастер-класс үткәрде. Мастер класста оригами техникасы белән чәчәкләр әзерләделәр.

Чараның максаты: кәгазьдән чәчәк ясау аша бәйрәм кәефе тудыру, гаилә гадәтләрен үстерү, пропагандалау һәм иҗади сәләтне үстерү иде.

Хезмәт  буенча  белгеч  социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче гаилә бәйрәм белән котлады, аның мәхаббәт һәм тугрылык көне икәнен, барлыкка килү тарихын искә төшерде. 25 елдан да ким яшәмәгән, яхшы балалар тәрбияләп, башкалар өчен үрнәк булган тату гаиләләргә багышлап “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен " медале барлыкка килүе турында сөйләде.

Медаль бар кешегә дә бирелми, ләкин бу бәйрәмдә аның символы булган ромашка чәчәген ясап,  үзенең халәл җефетенә һәркем бүләк итә ала.

Социаль хезмәт алучылар мавыктыргыч шөгыль  аша оригами техникасында кәгазьдән ромашка чәчәге ясарга өйрәнде. Чара ахырында катнашучылар алынган унай эиоцияләр өчен белгечкә үзләренең рәхмәтләрен белдерде һәм ромашкаларны якыннарына, яраткан кешеләренә бүләк итәргә вәгъдә бирделәр.

Чарада  9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International