"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы журналисты белән әңгәмә барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуы, яшүсмерләргә җәйге вакытта эшкә урнашулары һәм Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштыру ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.
"2026 елга кадәр кадрларга ихтыяҗ -105 мең кеше. Республикага эшче куллар кирәк. 2019 елны WorldSkills чемпионатына әзерләнәбез, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү турында әйтүебез очраклы түгел. Бүген күпләр кирәкле, табыш китерә торган һөнәр сайлый", – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
Министр Э.А. Зарипова белән тулы әңгәмшне биредә укырга мөмкин >>.
Фото: Солтан Исхаков, "Татар-информ" МА