Шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләр янына барды.
Ведомствоара рейдларда шулай ук гаилә иминлеге һәм балигъ булмаган балаларның хокук бозуын кисәтү буенча инспектор А. Н. Пантюхина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Н.В. Николаева да катнашты. .
Чараның максаты ата-аналар игътибарын үз балаларын тиешле тәрбиябирү, начар гадәтләрдән баш тарту һәм гаиләдә балалар өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру мәсьәләләренә юнәлдерү торды. Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, гаиләләрдә ата-ана бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.
Рейд барышында белгечләр җиде гаиләдә булды, аларга карата шәхси профилактик эш оештырылган һәм үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан торак-көнкүреш шартлары актлары төзелде, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.