Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге күп балалы гаиләләрнең торак урыннарында ведомствоара рейд үткәрде.
Әлеге рейд барышында һәр гаиләдә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды, көнкүрештә куркынычсызлык таләпләре аңлатылды.
Рейдта катнашучылар барлыгы 19 гаиләдә булдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ата-аналарны һәм балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җитди һәм җаваплы карарга чакырды. Гаиләләр арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән белешмәлекләр таратылды, алар буенча янгын яки башка гадәттән тыш хәл очрагында шалтыратырга кирәк.