Югары Осланда урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта башкала кунакларын кабул иттеләр

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Кичә, мөселманнар өчен олы бәйрәм - Ураза Гаете көннәренең берсендә Югары Осланда урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка ТР Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйриячелек бүлеге башлыгы Гөлнара Садыкова һәм аның ярдәмчесе Акйолдыз Фәйзова кунакка килделәр. Алар үзләре генә түгел, бу интернатта яшәүче картлар һәм инвалидларга булышырга теләк белдергән егетләр белән килделәр.
Әлеге очрашу барышында кунаклар интернат-йортны карап, биредә тәрбияләнүчеләр яши торган бүлмәләр буйлап йөрделәр, картларның үзләре белән сөйләштеләр. Ә ахырдан исә кечкенә генә концерт булып узды. Гомумән, әлеге очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлекләр генә калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International