Түбән Кама балалары техник һөнәрләр белән таныша

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Кама "Веста"  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече  Анастасия Ильина " төркемле дәрес оештырды. Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала катнашты.

Дәрес башында белгеч балаларны "Техник һөнәрләр" төшенчәсе белән таныштырды. Балалар электр энергетикасы, ягулык сәнәгате, машина төзелеше һәм металл эшкәртү, автомобиль төзелеше, космик сәнәгать һ.б. белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International