Түбән Камада наркология диспансерында тернәкләнү узучы гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы наркология диспансерына чыкты. Оешманың профконсультанты Е. В. Саблина гражданнарга мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, эшсез һәм эш эзләүче буларак гражданнарны теркәү тәртибе, эшкә урнашуның махсус программалары һәм һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Гражданнар Түбән Кама районы предприятиеләре һәм оешмаларының актуаль вакансияләр белән таныштылар. Әңгәмә барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече тарафыннан квалификацияле җаваплар бирелде. Шулай ук очрашуда катнашучыларга "Эш эзләүчегә киңәшләр", "Эш бирүче белән телефоннан сөйләшүләр", "Шәхси резюме ничек төзергә", "Эш эзләү технологиясе" дигән мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар тәкъдим ителде.

Әңгәмәдә Түбән Кама наркология диспансерында тернәкләнү узучы 10 граждан катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International