"Веста"үзәгендә клуб утырышы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм наркоманияне профилактакалауга юнәлдерлгән “Якын кешеләр” клубы кысаларында 3 июль көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Бәхетле гаилә образы” дигән дәрес үткәрде.

Социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар белән белән оештырылган клуб утырышы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

Әлеге бәйрәмнең символы ромашка, ягъни психолог аны "Болындагы ромашка" тематик кичәсе рәвешендә үткәрергә карар итте. Катнашучыларны эш шартларына кертү максаты белән чара “Мин нинди кыр чәчәге?” уен-активаторыннан башланды. Әлеге уенда һәр катнашучы үз исемен һәм ул нинди чәчәкне искә төшерә, ни өчен икәнен әйтергә тиеш иде. Алга таба һәр катнашучы бала тәрбияләүдә үз серләре белән уртаклашты, калган әниләргә үз киңәшен биреп ромашкалар бүләк итте.

Клуб утырышы әкият уку белән дәвам итте. Психолог катнашучыларга “Болындагы ромашка" әкиятен укыды, шуннан соң барлык әниләр дә гаилә тормышыннан кискен конфликтлы хәлләрне искә төшерде һәм аның ничек килеп чыгуын әйтте. Ата-аналар аңында үз балаңның уңай сыйфатларын активлаштыру өчен әниләргә "Ромашка" күнегүен үтәргә тәкъдим ителде.

Катнашучылар кәгазь битләрендә чәчәк кисәкләре ясады, аларда баланың уңай сыйфатларын язды, таҗларын кистеләр һәм әлеге теләкләрдән ромашка чәчәкләре ясадылар.

Йомгаклау даирәсендә психолог катнашучыларга бала тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларын мөстәкыйль өйрәнергә һәм алар белән киләсе дәрестә уртаклашырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International