Шәһәр бәйрәмендә “Ышаныч”  үзәге белгечләре халыкны психолог һөнәре белән таныштырды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрнең “Яшьләр көне” бәйрәмендә төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан интерактив мәйданчыклар оештырылган иде.

Быел мәйданчыкларның берсендә "Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк белгечләре шәһәр халкын психолог һөнәре белән таныштырды.

Интерактив тәртиптә кунакларга психологның балалар һәм өлкәннәр белән эшләү алымнары күрсәтелде. Мәйданда дәресләргә кызыксыну уяту өчен белгечләр төрле технологияләр кулланды: ком терапиясе, пластик материаллардан әвәләп ясау, өстәл уеннары һәм башкалар. Моннан тыш компьютерда психологик тестлар узып, шунда ук программа ясап биргән нәтиҗә белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.

“Психолог һөнәре иҗади һәм кызыклы, – ди “Ышаныч” комплекслы үзәге психологы Юлия Соловьева. – Халык белән эшләү алымнарын күрсәтеп, алар белән аралашып, без психологның төп бурычына басым ясарга тырыштык, чөнки бу клиентларга үз-үзеңне һәм ихтыяҗларыңны ачыкларга, аннары тормышны яхшы якка үзгәртү өчен мөһим адымнар ясаудан гыйбарәт”.

“Ышаныч” комплекслы үзәгенең мәйданчыгында булган шәһәр халкы үзләре өчен мөһим мәгълүмат алуларын билгеләп үтте, чөнки кешеләр еш кына “психолог” һәм “психиатр” төшенчәләрен бутый. Шул сәбәпле бу һөнәр кешеләре белән элемтәгә кермәскә тырышалар. Белгечләр белән танышканнан соң, кешеләр югары квалификацияле психологик ярдәм артыннан кая мөрәҗәгать итәсен беләчәк.

Мондый формада тәкъдим ителгән психолог һөнәре күп кенә яшь шәһәрлеләргә кызыклы булды. Бәлкем, киләчәктә кем дә булса шушы һөнәрдә үз юлын да табар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International