Ел башыннан Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр тарафыннан оештырылган 5 яңа предприятие барлыкка килде, ди Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-инфом" МА биргән әңгәмәсендә.
"Быел шундый 5 очрак бар инде. Спас районында II төркем инвалид хатын-кыз ярдәм алды һәм йорт куяннары үрчетү буенча үз эшен ачты. Нурлат районында III төркем инвалидлыгы булган кеше ваклап сату өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бара һ.б.", - диде министр.
Инвалидларга үз эшләрен башларга мәшгульлек үзәкләрендә ярдәм итәләр. Эшмәкәрләр бизнес-планны тәкъдим итеп, муниципаль дәрәҗәдә яклаганнан соң дәүләттән акчалата ярдәм ала алалар. Узган ел әлеге мөмкинлектән 28 кеше файдаланган.