ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда иң кирәкле һөнәрләрне атады

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан икътисады нефть чыгару, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, медицина һәм төзелеш белгечләренә ихтыяҗ кичерә, дип сөйләде Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" МА биргән интервьюсында. 

"Төп өлеш нефть эшкәртү производстволарына, нефть һәм нефть химиясенә төшә. Төзелешкә, авыл хуҗалыгына кадрларга ихтыяҗ бик зур. Бюджет тармакларыннан - сәламәтлек саклау, бүген анда белгечләргә ихтыяҗ - якынча 40 мең кеше", — дип хәбәр итте республика ведомствосы башлыгы, педагоглар, педиатрлар һәм дәвалау эше белгечләре шулай ук кирәк, дип  өстәде ул. 

Урта махсус уку йортларында күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр алуны өстен күрсә дә, кайбер өлкәләрдә югары белемле белгечләр кирәк: "Барыннан да элек, авыл хуҗалыгы, агрономия,  ветеринария һәм ветеринария экспертизасы, зоотехникада белгечләр".

Министр чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәргә һәм яхшы эшкә урнашу перспективаларын кулдан ычкындырмас өчен, баланың икътисад ихтыяҗларына булган мөмкинлекләрен чагыштырырга  киңәш итте.

Фото: Солтан Исхаков, "Татар-информ " МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International