2019 елда Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру планнан 7% ка алда бара. Бу хакта "Татар-информ" МА биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
"Әлеге елга, оператив мәгълүматларга караганда, план күрсәткечләреннән 107% эшкә урнаштырылган, планны арттырып барабыз", — дип аңлатты ул.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда ТРда физик мөмкинлекләре чикле 11 мең кеше эш тапкан, бу 1 мең кешегә планлаштырылган күрсәткечләрдән артып киткән.