Татарстанның 7,5 меңгә якын яшүсмере җәй көнендә сезонлы эш тапкан

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 7,5 меңгә якын балигъ булмаган бала сезонлы эш тапкан, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" МА биргән интервьюсында. 

"Бүгенге көндә, оператив мәгълүматлар буенча, 18 мең 400 планнан, 7 мең 400 яшүсмер эшкә урнаштырылган, ягъни 40% тан артыгы", — дип аңлатты Зарипова. 

Эшкә урнаштыруда  риск төркеменә кергән балалар, ятим балалар һәм күп балалы гаиләдәгеләргә өстенлек бирелә, дип билгеләп үтте ул: "Әгәр бала эшкә урнашу мөмкинлеге ала икән, без моны гаилә керемнәрен күтәрү мөмкинлеге буларак карыйбыз".

Кагыйдә буларак, укучыларны бюджет оешмаларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә документлар белән эшләү, төзекләндерү һәм ярдәмче эшчеләр өчен җәлеп итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International