Балалар өчен җәй - ул елның иң көтеп алынган һәм яраткан ел фасылы, каникул башланган вакыт, барысы да бәхетле, күңелле ялларга шатлана. Шуңа күрә җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләренә тагы да игътибар итәргә кирәк.
Шушы уңайдан 3 июль көнне Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча күп функцияле үзәгендә “Җәйге каникуллар вакытында балалар куркынычсызлыгы” дигән профилактик чарада катнашты.
Балалар өчен җәйге каникулларда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, балалар җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык бик мөһим икәнен белде. Гади кагыйдәләрне үтәү сәламәтлекне, хәтта тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк. Аннары барысы да бергәләп куркыныч хәлләрдән ничек котылырга мөмкин булуы турында фикер алышты.
Чара ахырында балалар өчен “Кот Леопольд маҗаралары” дигән мультфильм карау оештырылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар тәрбияләнүчеләрне сәламәтлек өчен куркыныч ситуацияләрдән качарга өйрәтә, сәламәтлекләренә сак караш, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү теләге тәрбияли.