Татарстан мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә инвалидларны эшкә урнаштыру 56% ка җитте, дип хәбәр итте Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" МА биргән интервьюсында.
"Эшкә урнашу проценты - 56%. Ягъни мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәр икенче инвалид кеше эш таба. Республиканың мәшгульлек үзәкләрендә белгечнең һәр эшсез белән аерым эшләве нәтиҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешелде. РФ буенча уртача 5 айдан артык эш эзләү чоры, республика буенча 4 айдан аз гына артык. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең эш эзләү вакыты 4 айга якын".
Фото: Солтан Исхаков, "Татар-информ" МА