Лаеш балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбяияләнүчеләр спортка игътибарны арттырачаклар

2012 елның 21 августы, сишәмбе
Лаеш балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең спорт үсешен камилләштерүгә зур көч куела. Уңай спорт мохитен тудыруда шәхси хәйриячеләрнең дә роле зур. Күптән түгел тернәкләндерү үзәге тагын бер тапкыр камилләштерүче уеннар, спорт инвентаре кебек хәйрия ярдәме кабул итеп алды. Балаларны бу юлы Россиянең танылган футболисты, атказанган спорт мастеры Юрий Жирков шатландырды.
Билгеләп үтик, әлеге спортчы ел саен шул рәвешле балаларны кыйммәтле, матур бүләкләр белән сөендерергә вакыт һәм мөмкинлек табып килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International