Алабугада «Волонтер-2012» халыкара ирекле хәрәкәт лагеренә әзерлек төгәлләнде

2012 елның 21 августы, сишәмбе
Бүген «Волонтер-2012» халыкара ирекле хәрәкәт лагере эшчәнлеге башланып китте. 21 нче августтан 25 нә чаклы Татарстанның 16 шәһәр һәм районыннан, Калининград өлкәсе, Аурупа, Латин Америкасы, Азиядән килгән иң яхшы волонтерлар бергә очрашаклар.
Чараның максаты: социаль өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүдә волонтерларның халыкара эшчәнлеген киңәйтү, уңышлы ирекле хәрәкәт алып бару өчен аларга яңа гыйлемнәр бирү.
Лагерь барышында коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге өлкәсендә Россиянең иң яхшы белгечләре тарафыннан лекция, семинар, мастер-класслар уздырылыр дип көтелә. Бу чараларны Россия ирекле хәрәкәте президенты Г.П.Бодренкова, яшьләр “Мемориалы”, “Хәтер елгалары буйлап” дип исемләнгән яшьләрнең тарихи-мәгърифәти волонтер проекты рәисе Р.Н.Латыпов, НАН Фондының Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларындагы вәкаләтле вәкиле, социология һәм социаль эш кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты В.В.Митрофаненко үткәрәчәк.   
Укытучылар составы иң соңгы мизгелләрдә генә яңа шәхесләр белән тулыланды. Лагерьдә волонтерлар каршында үзләренең кабатланмас программалары белән Татарстанда РR өлкәсендә иң уңышлы белгечләрнең берсе, «Эффективно.рф» проекты җитәкчесе, «Фабрика «Палитра» директоры һәм «Теория Дарвина» маркетинг коммуникацияләр агентлыгының идарәче партнеры Л. Ф. Файзутдинов, шулай ук «Теория Дарвина» маркетинг коммуникацияләр агентлыгының идарәче партнеры В.Кутилов та чыгыш ясаячак.
Лагерьдә шулай ук “Волонтер” халыкара ирекле хәрәкәтенә керүче коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның беренче республикакүләм конкурсына йомгак та ясалыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International