Зәй халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан “Пешекче” юнәлеше буенча һөнәри белем алуга җибәрелгән 9 эшсез граждан теоретик белемнәрен гамәлдә сыный.
Бу эштә аларга балалар бакчаларында эшләүче осталар ярдәм итә. Булачак пешекчеләр хезмәт практикасы барышында заманча технологияләр белән, азык-төлек чыгымнарын исәпләү һәм башка күптөрле нечкәлекләр белән таныша.
Остазлар ярдәмчеләреннән канәгать. Алар сүзләренчә, гадәттә, практика узучылар дулкынлана, шикләнеп кенә эшли, ә әлеге төркем иң авыр эшкә дә алына.
“Кыңгырау” бакчасында практика узучы Любовь Шамурзаева да остазы Рима Хананова биргән эшне оста башкара, ризык әзерләүдә катнаша.
Алда әле курсантларның тагын бер ай укыйсы бар.