"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә "Минем салым" кушымтасы турында сөйләделәр

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Минзәлә муниципаль районында шәхси эшмәкәрлекнең плюс, минуслары һәм үзмәшгульлек турында ТР Икътисад министрлыгы каршындагы ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Эльвира Фәссахова сөйләде.

Бүген, 2 июль көнне, Эльвира Наил кызы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады. Спикер "профессиональ керемгә салым" режимы, аның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.

Шулай ук Эльвира Фәссахова күпфункцияле үзәктә теләгән һәркем өчен бушлай консультацияләр үткәрелүен, аның барышында "Минем салым" кушымтасы турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин булуын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International