"Шәфкать" үзәге белгечләре балаларда команда рухы тәрбияли

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары палаткалы лагерьда команда булдыруга тренинг уздырды.

Тренингның максаты төрле хәлләрдә команда әгъзаларының уңышлы хезмәттәшлеге күнекмәләрен формалаштыру. Тренинг вакытында "Путаница", "Күпер", "Исемне хәтерлә", "Ышаныч билгеләү", "Саннар" һәм башка уеннар үткәрелде. Тренинг ахырында фикер алышу узды. Әлеге чарада 61 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International