Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Ялган психологиясе" дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга башка кешенең эчке дөньясын, аның фикерләрен һәм хис-тойгыларын аңлавын үстерүгә ярдәм итү һәм өйрәтү.
Чара тренинг темасын формалаштыруда ярдәм итә торган риваятьләрдән башланды. Теманы тирәнрәк аңлау өчен, "Ике дөреслек һәм ялган", "Контрабандачылар" – дигән ситуатив күнегүләр ясалды. Чара теманы ныгыту һәм үзләштерү өчен видеороликлар карау белән тәмамланды.
Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнашты, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алды. Уздырылган тренингтан соң, катнашучылар алган белемнәрнең башка кешеләрне аңлау өчен кулланачагын билгеләп үтте.
Тренингта 12 кеше катнашты.