Югары Осланда өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Хәзерге вакытта өлкәннәр алдында көнкүреш һәм тормыш авырлыклары күп туа, кайчак үзләренә аларны хәл итү авыр. Үзәкләштерелгән җылылык һәм су белән тәэмин итү, торак биналарны газификацияләү, электр приборлары һәм башкалар тормышыбызны җиңеләйтте.

Әмма техниканың бу могҗизаларына карамастан, бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә көнкүрештә күзәтелә. Көнкүрештә экстремаль ситуацияләрнең  күп өлеше саксызлык, таркаулык, аркасында килеп чыга  һәм янгыннарга,  агулану, шартлаулар, очраклы рәвештә һәлакәтләр һ.б. сәбәпче була.

Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге затларның һәм инвалидларның көндәлек тормыш куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү, гражданнарны хәзерге җәмгыятьтә яшәү шартларына яраклаштыру максатыннан  “Өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе”т ехнологиясе кертелде. Технологияне тормышка ашыру кысаларында учреждениенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә булган гражданнарны сәламәт яшәү рәвешен алып бару нигезләре белән таныштыра.

Әңгәмәләр көнкүрештә һәм җәмгыятьтә тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында буклетлар һәм  белешмәлекләр таратып, кирәкле телефон номерларын күрсәтеп уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International