Казаннның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Ата-аналарга бала хокуклары турында"дигән семинар оештырылды.
Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән гомумкешелек, халыкара хокук турында әңгәмә үткәрелде. БМО Конвенциясенең бала хокуклары турында аңлатучы тематик видеороликлар күрсәтелде.
Көн тәртибендә икенче мәсьәлә ата-аналарга үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерүнең заманча мөмкинлекләре турында хәбәр ителде Барлык катнашучыларга "Минем салым" мобиль кушымтасы, шулай ук lknpd.nalog.ru сайтның веб-кабинеты аша һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында тиз арада, читтән торып теркәү тәртибен аңлатучы белешмәлек тапшырылды.