Балтачның Яңгул авылында яшәүче Габделганиева Гәззәбану Хаҗи кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән "Яна тормыш" җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Россия Президенты В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.